Татарстан укучылары химия фәне буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасында иң яхшы нәтиҗәләр күрсәтте

2015 елның 10 апреле, җомга
2015 елның 2-8 апрелендә Новосибирск шәһәрендә  химия фәне буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Олимпиадада химия фәнен иң яхшы белүче 250 мәктәп укучысы - Россиянең төрле өлкәләреннән килгән региональ этап җиңүчеләре катнашты. Татарстан укучысы Руслан Котляров - Казан шәһәренең 131нче лицее укучысы унынчы сыйныф укучылары арасында абсолют җиңү дип табылды. Ә Яр Чаллы шәһәренең 26нчы гимназиясенНән Динара Садриева, Казан шәһәренең 131нче лицее укучылары Булат Курамшин һәм Әмир Гыйзәтуллин үз яшьтәшләре - тугызынчы һәм унынчы сыйныфлар арасында җиңү яулады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International