Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгында «Татарстан Республикасында милли мәгариф һәм аның үсеш перспективалары» темасына багышланган киңәшмә узды

2015 елның 11 апреле, шимбә

10нчы апрель көнне Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгында «Татарстан Республикасында милли мәгариф һәм аның үсеш перспективалары» темасына багышланган киңәшмә узды. Киңәшмә ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Э.Н. Фәттахов җитәкчелегендә үткәрелде.

Хәзерге көндә милли мәгариф юнәлешендә шактый эш алып барыла. «2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасын гамәлгә кую финанс мөмкинлекләрен киңәйтте, эшне сизелерлек активлаштырды. Соңгы елларда «АНА ТЕЛЕ», тел өйрәнү лагерьләре, татар теленнән Халыкара олимпиада кебек кызыклы заманча проектлар тормышка ашырыла башлады, татар теленнән сертификация үзәге ачылды.

Глобальләшү шартларында милли үзаңны саклауның кирәклеген искә алып, татар телен саклап калу һәм үстерүнең әһәмиятен ассызыклап, утырышта катнашучылар “милли мәгариф үсеше” концепциясен булдыру турында сүз алып барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International