Татарстан җыелмасы “WorldSkills Russia 2015” Идел буе федераль округы чемпионаты ярымфиналында җиңү яулады
2015 елның 13 апреле, дүшәмбе
Татарстан Республикасы җыелма командасы Самарада 9-12 апрель көннәрендә уздырылган “WorldSkills Russia 2015" Идел буе федераль округы чемпионаты ярымфиналында җиңүгә лаек булды. Анда Идел буе федераль округының 13 төбәге катнашты. Ярышлар 11 һөнәр буенча үткәрелде.
16 кешедән торган Татарстан командасы, төгәлрәге, 18-22 яшьтәге көллият һәм техникум студентлары аларның барысында да катнашты. Нәтиҗәдә, республика җыелма командасы гомуми зачетта I урын яулады. II урынга Самара өлкәсе җыелма командасы лаек булды. III урын – Түбән Новгород өлкәсе командасыныкы.