Казанда “Ел укытучысы-2015” республика конкурсы финалы старт алды

2015 елның 13 апреле, дүшәмбе

Бүген Казанның 178нче Мәгариф үзәге базасында “Ел укытучысы-2015” республика конкурсының финал өлеше старт алды. Һөнәри осталык бәйгесенең йомгаклау сынаулары 13-17 апрель көннәрендә Татарстан башкаласында уздырыла. Аларда зона этапларында җиңгән 45 укытучы көч сынаша.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Халык мәгарифе һәм фән хезмәткәрләре профсоюзының республика комитеты тарафыннан уздырыла торган әлеге конкурсның зона этапларында Татарстанның барлык муниципаль берәмлекләреннән 222 укытучы катнашты.

Искәртеп үтәбез: былтыр "Ел укытучысы-2014" Бөтенроссия конкурсында Нурлаттан Алла Головенькова җиңү яулады. Традиция буенча, киләсе конкурс җиңүче шәһәрендә уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International