Рөстәм Миңнеханов "Учительская газета"ның баш мөхәррире белән "Ел укытучысы-2015"не үткәрү турында фикерләште

2015 елның 13 апреле, дүшәмбе
Бүген ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов "Учительская газета"ның баш мөхәррире Петр Положевцев белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды. Әңгәмәнең төп темасы агымдагы елның октябрь аенда Нурлатта "Ел укытучысы-2015" Бөтенроссия конкурсын үткәрү булды. Очрашуда шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева катнашты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп узганча, "Ел укытучысы" һөнәри конкурсы Россия педагоглар берләшмәсе өчен әһәмиятле вакыйга булып тора. Әлеге зур күләмле чараны Татарстанда үткәрү - зур җаваплылык, дип өстәде республика лидеры. Шулай ук алар Нурлат шәһәрендә әлеге чараны оештыру һәм үткәрү турында да фикерләште.

Искәртеп узабыз: узган ел "Ел укытучысы-2014" Бөтенроссия конкурсында Нурлаттан Алла Головенькова җиңү яулады. Традиция буенча, киләсе конкурс җиңүче шәһәрендә уза.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International