Олимпиада җиңүчеләре арасында Юлия Осипова (Нурлат районы Егоркино урта мәктәбе), Мария Савельева (Зәйнең 4нче урта мәктәбе), Вадим Моисеев (Кайбыч районы Е.Г.Тутаева исемендәге Федоровское урта мәктәбе), Руслан Әхмәдиев (Лениногорскиның 5нче урта мәктәбе), Сергей Горбунов (Питрәч районы Кощаково урта мәктәбе), Альберт Алиев (Казанның 75нче гимназиясе), Максим Брагин (Бөгелмәнең 2нче лицее), Владимир Чирков (РФ ЭЭМның Алабуга хәрби училищесы) бар.
Призерлар дип Рената Шакирова (Әгерҗенең 4нче урта мәктәбе), Михаил Андреев (Лениногорскиның 6нчы урта мәктәбе), Диләрә Фәрхетдинова (Бөгелмәнең 2нче лицее), Алсу Котдусова һәм Александр Шириков (Казанның 113нче
Искәртеп узабыз: физкультура буенча Бөтенроссия укучылар олимпиадасының йомгаклау этабы 11-17 апрельдә Казанда Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе базасында уздырылды. Анда Россиянең 62 төбәгеннән 300 чамасы өлкән сыйныф укучысы катнашты.
23-29 апрель көннәрендә исә Казанда математика буенча Бөтенроссия укучылар олимпиадасының йомгаклау этабы уздырыла.