Туган тел укытучыларының “Туган тел-2015” Бөтенроссия конкурсы кысаларында мастер-класслар үткәрелде

2015 елның 9 апреле, пәнҗешәмбе
Татарстан Халыкларының Дуслык йортында кичә туган тел укытучыларының “Туган тел-2015” Бөтенроссия конкурсы кысаларында мастер-класслар үткәрелде. Әлеге конкурсның инде тугызынчы тапкыр уздырылуы. Татарстанда аны республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы үткәрә.
Күптеллелек даирәсендә туган телне, мәдәниятне саклап калу һәм үстерү проблемасы республикада яшәүче һәр милләт өчен актуаль проблемаларның берсе булып тора. Туган телне өйрәнү буенча яңа юллар һәм стимул бирү чараларының берсе - “Туган тел-2015” Бөтенроссия конкурсы кысаларындагы мастер-класслар.
Әлеге чарада Татарстаннан (рус, татар, башкорт, чуваш, удмурт, мари, мордва, иврит теле укытучылары) һәм Россиянең башка төбәкләреннән 20 кеше катнашты. Конкурс нәтиҗәләре бүген билгеле булачак.
Узган ел исә Мәскәү шәһәрендә уздырылган конкурста РФның 16 субъектыннан 21 укытучы катнашкан иде. Анда Казан шәһәренең 4 номерлы интернат-гимназиясе укытучысы Илдар Сәяхов икенче урынны яулады, тамашачы мәхәббәте номинациясендә дә бүләкләнде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International