Республикакүләм “IT-чемпион” бәйгесендә 28 меңнән артык мәктәп укучысы катнаша

2015 елның 28 апреле, сишәмбе
Татарстанда 2015 елның 18 мартында башланып киткән республикакүләм «IT-чемпион» бәйгесе дәвам итә. Бүгенге көнгә бәйгедә республикабызның 985 мәктәбеннән 28 меңнән артык укучы катнаша. Аларның логиннары uslugi.tatarstan.ru Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталындагы 33 302 шәхси кабинетта сакланган.
Конкурста иң актив катнашучылар рәтендә Балтач, Арча, Нурлат, Тукай һәм Теләче районнары мәктәп укучылары исәпләнә.
Иң актив Топ-10 мәктәпләр исемлегенә Кукмара, Тукай, Югары Ослан, Яшел Үзән, Азнакай, Ютазы, Нурлат, Биектау, Балтач һәм Балык Бистәсе районнарыннан мәктәп укучылар керде.
Бәйге ике этапта уздырыла: 2015 елның 18 мартыннан 31 июльгә кадәр, 1 августан 30 ноябрьгә кадәр. Бәйгедә республиканың барлык мәктәп укучылары катнаша ала.
Һәр этап ахырында һәрбер муниципаль районның 3 укучы планшет белән бүләкләнчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International