Казанда укучыларның математика буенча Бөтенроссия олимпиадасы җиңүчеләрен тәбриклиләр

2015 елның 28 апреле, сишәмбе
Иртәгә, 29 апрель көнне Казанның Халыкара мәгълүмати үзәгендә Россия Федерациясе мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов катнашында укучыларның математика буенча Бөтенроссия олимпиадасы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы уза.
23-29 апрель көннәрендә Татарстан башкаласында Россиянең 50 төбәгеннән 400 югары сыйныф укучысы математика фәнен белүдә көч сынашты. Шулай ук тәҗрибә уртаклашу кысаларында олимпиадада Кытай һәм Болгария Республикаларыннан да укучылар катнашты. Татарстан командасы бәйгенең төбәк турында югары күрсәткечләргә ирешкән 20 укучыдан тора.
Йомгаклау сынаулары Казанның 35нче урта мәктәбе базасында үтте. Шулай ук, бәйге кысаларында катнашучылар Россиянең күренекле математиклары – Филдс премиясе лауреаты, физика-математика фәннәре докторы Станислав Смирнов һәм физика-математика фәннәре кандидаты Эдуард Гирш лекцияләрен тыңлады. Командалар җитәкчеләре өчен исә махсус программа әзерләнде: алар Казанның математик белем бирә торган лидер-мәктәпләр тәҗрибәсе белән танышты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International