Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Казаннан Әмир Ягудин математика буенча Бөтенроссия олимпиадасында җиңү яулады
2015 елның 29 апреле, чәршәмбе
Бүген Идел буе спорт һәм туризм академиясендә укучыларның математика буенча Бөтенроссия олимпиадасы җиңүчеләрен һәм призерларын игълан иттеләр. Бүләкләү тантанасында РФ мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов, ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фаттахов һәм системаның башка җитәкчеләре катнашты.
Искәртеп узабыз: олимпиаданың йомгаклау сынаулары 23-29 апрель көннәрендә Татарстан башкаласында үткәрелде. Анда Россиянең 50 төбәгеннән 357 югары сыйныф укучысы көч сынашты. Республика данын яклап анда 20 укучы катнашты.
Олимпиада кагыйдәләре буенча сынаулар теоретик һәм практик этаплардан торды. Һәр этап 4 мәсьәлә чишүне күз алдында тотты. “Россия сәләтле балаларга бай. Бөтенроссия олимпиадасы һәр укучыга катлаулы һәм оригиналь мәсьәләләр чишеп, үз көчен сынап карау, сәләтен ачу мөмкинлеге тудыра, – дип сөйләде Дмитрий Ливанов. – Математика, чыннан да, – фәннәр патшабикәсе. Анда кешелекнең иң акыллы вәкилләре тарафыннан меңнәрчә еллар буена тупланган зирәклек чагылыш таба. Россия математика мәктәбе дөньядагы әйдәп баручы һәм иң көчле мәктәпләренең берсе булып кала бирә. Без моның белән горурланабыз”. РФ мәгариф һәм фән министры олимпиаданың йомгаклау сынауларында катнашучыларны котлап, укытучыларның укучылары уңышларына керткән өлешләрен билгеләп узды, шулай ук Татарстан һәм Казанга кунакчыллыгы өчен рәхмәт белдерде.
Энгель Фаттахов үзенең чыгышында ассызыклаганча, республика җитәкчелеге төбәкнең киләчәк үсеше кеше потенциалына бәйле дигән фикердә тора һәм Татарстанда мәгариф системасы үсеше юнәлешендә күп көч куела. Ул Казанда югары уку йортларының күп булуын искәртеп, олимпиадада катнашучыларны, 11нче сыйныфны тәмамлаганнан соң, Татарстан башкаласы вузларына укырга керергә өндәде. “Әлегә математика буенча командабыз алай ук көчле түгел, әмма куәтебез зур, шуңа күрә барысы да алда әле”, – дип өстәде ТР мәгариф һәм фән министры.
Олимпиада җиңүчеләре арасында Казанның Вахитов районы 131нче лицееның 9нчы сыйныф укучысы Әмир Яһүдин дә бар. Сүз уңаеннан, ул “Олимпиаданың барлык мәсьәләләрен чишкәне өчен” махсус бүләккә лаек булды.
Татарстаннан тагын 6 укучы олимпиада призерлары дип табылды: Артур Бикеев, Камилә Мөхәммәтшина, Булат Шәмсетдинов (барысы да – Казан каласының 131нче лицееннан), Искәндәр Азангулов, Александр Кора, Айдар Фәйрушин (алар Яр Чаллы шәһәренең 26нчы гимназиясеннән).
Тантана ахырында математика буенча Бөтенроссия олимпиадасы жюри рәисе – Мәскәү физик-техник институты Назар Агаханов Россия җыелма командасы составына керүчеләрнең исемнәрен атады. Алар июльдә Таиланда уздырылачак Халыкара математика олимпиадасында чыгыш ясарга тиеш.
Бәйрәм чарасында Бөтенроссия олимпиадасында катнашучыларны былтыр математика буенча Халыкара олимпиадада алтын медаль яулаган Никита Чернега һәм Филдс халыкара премиясе иясе, физика-математика фәннәре докторы Станислав Смирнов та сәламләде.
"Татар-информ" МА материаллары буенча
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
7
май, 2026 ел
Миңнеханов яшьләргә патриотик тәрбия бирүне стратегик бурыч дип атады
Татарстанда волонтерлык хәрәкәтен эзлекле рәвештә үстерергә һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирү буенча эшне көчәйтергә кирәк.
Татарстан 2026 елгы Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабы нәтиҗәләре буенча иң яхшы бишлеккә керде
Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасы — илнең төп интеллектуаль ярышы, ул «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты ярдәмендә үткәрелә.
10 миллионнан артык кеше «Дәүләт хезмәтләре. Минем мәктәп» сервисын куллана
«Дәүләт хезмәтләре. Минем мәктәп» кушымтасы ата-аналарга һәм укучыларга уку процессын контрольдә тотарга һәм көндәлек тормышны планлаштырырга ярдәм итә.
Әлмәттә 88 миллион сумга 5нче гимназиягә капиталь ремонт ясыйлар
2 700 квадрат метр мәйданда электромонтаж эшләре, инженер-техник челтәрләрен яңарту, бина эчен бизәү эшләре планлаштырылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз