Татарстан укучылары физика һәм чит ил телләре буенча БДИны тиешле вакытыннан алда тапшыра

2015 елның 10 апреле, җомга

Бүген Россия укучылары физика һәм чит ил телләре (язмача өлеше) буенча БДИны тиешле вакытыннан алда тапшыра. Татарстанда физика буенча бу төр имтиханны 44, инглиз теле буенча 18, испан теле буенча 1 кеше тапшырырга гариза биргән булган. Сынаулар Казанның Идел буе районындагы 6нчы гимназиясендә 10.00дә башланды.

Искәртеп үтәбез: быел чит ил теле буенча имтихан сайлаган укучылар аның телдән булган (“сөйләү”) өлешен тапшыру мөмкинлегенә ия. Хәзер югары балл алырга өметләнүчеләргә БДИны язмача гына түгел, телдән дә тапшырырга туры килә. Имтиханның язмача өлеше 80, телдән булганы 20 баллга кадәр бәяләнә. Чит ил телләре буенча БДИны вакытыннан алда тапшыру иртәгәгә билгеләнгән. Татарстанда инглиз теле буенча бу төр имтиханны 17, испан теле буенча 1 кеше тапшырыр дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International