Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Казанда “WorldSkills Russia” III илкүләм чемпионаты финалы уздырыла
2015 елның 30 апреле, пәнҗешәмбе
19-23 май көннәрендә Татарстан башкаласында эшче һөнәрләр буенча “WorldSkills Russia” илкүләм чемпионаты финалы уздырыла. Аны “Ворлдкиллс Россия” берлеге – Россиянең “WorldSkills International” оешмасындагы вәкиле һәм “WorldSkills” стандартлары буенча һөнәри осталык конкурсы операторы оештыра. Чемпионат ТР Хөкүмәте ярдәме белән үткәрелә.
Казанда узачак финалга 46 компетенция буенча эшче һөнәрләр остасы исеме өчен көч сынашырга Россиянең барлык төбәкләреннән 18-25 яшьлек вәкилләр килүе көтелә. Чара Татарстанның иң заманча һәм җиһазландырылган күргәзмә мәйданында – дистәләгән мең тамашачылар һәм җанатарлар сыйдырышлы, мәйданы 20 мең квадрат метрдан артык булган “Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәгендә уздырыла.
Моннан тыш, чараның эшлекле программасы кысаларында Казанда “Future Skills” халыкара форумы, “WorldSkills Russia” Генераль ассамблеясы үткәрелә. Анда “WorldSkills International” хәрәкәтенең рәсми һәм техник делегатлары, дөньяның төрле илләреннән икътисади үсеш һәм һөнәри белем бирү юнәлешендә белгечләр катнашыр дип көтелә. Шулай ук чемпионат вакытында “WorldSkills Russia” хәрәкәте сәнәгать советының беренче утырышы була.
Искәртеп узабыз: “WorldSkills Russia” илкүләм чемпионаты финалы –киң күләмле бөтенроссия чемпионатының йомгаклау этабы. Ярымфиналлардан соң һәр федераль округта җиңүчеләр билгеләнде һәм илкүләм финалда катнашу өчен командалар тупланды.
Сүз уңаеннан әйтик, “WorldSkills Russia” хәрәкәте үсеш ала башлаган төбәкләрдә һөнәри белем алырга теләүче абитуриентлар саны арту, ә ярышта катнаша торган көллиятләргә укырга керү конкурсының үсүе күзәтелә. Әлеге хәрәкәт эшче һөнәрләрне популярлаштырып кына калмыйча, Россиядә халыкара һөнәри стандартларны җәелдерүнең нәтиҗәле системасы да булып тора.
Шуны да искәртү зарур: “WorldSkills Russia” илкүләм чемпионаты финалы нәтиҗәләре буенча 11-16 августта Бразилиянең Сан-Паулу шәһәрендә уздырылачак “WorldSkills Competition” дөнья чемпионатына барасы Россия җыелма командасы составы билгеләнә.
Быел март аенда Россия “WorldSkills Competition”дөнья чемпионатын үткәрүгә гариза бирде. 2019 елда әлеге дөнья беренчелеген кабул итәчәк җиңүче ил исеме быел 10 августта Сан-Паулу шәһәрендә билгеле була.
"Татар-информ" МА материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
7
май, 2026 ел
Миңнеханов яшьләргә патриотик тәрбия бирүне стратегик бурыч дип атады
Татарстанда волонтерлык хәрәкәтен эзлекле рәвештә үстерергә һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирү буенча эшне көчәйтергә кирәк.
Татарстан 2026 елгы Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабы нәтиҗәләре буенча иң яхшы бишлеккә керде
Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасы — илнең төп интеллектуаль ярышы, ул «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты ярдәмендә үткәрелә.
10 миллионнан артык кеше «Дәүләт хезмәтләре. Минем мәктәп» сервисын куллана
«Дәүләт хезмәтләре. Минем мәктәп» кушымтасы ата-аналарга һәм укучыларга уку процессын контрольдә тотарга һәм көндәлек тормышны планлаштырырга ярдәм итә.
Әлмәттә 88 миллион сумга 5нче гимназиягә капиталь ремонт ясыйлар
2 700 квадрат метр мәйданда электромонтаж эшләре, инженер-техник челтәрләрен яңарту, бина эчен бизәү эшләре планлаштырылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз