Татарстан Республикасында балалар туризмын үстерү буенча республика Советы утырышы

2015 елның 28 апреле, сишәмбе
28 апрель көнне Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында Татарстан Республикасында балалар туризмын үстерү буенча республика Советы утырышы булып узды. Совет утырышында төп сорау булып Татарстан Республикасының гомумбелем мәктәпләренә туризм маршрутларын үстерү мәсьәләләре каралды.
Татарстан Республикасының туристик компанияләре гомумбелем мәктәпләре укучыларына адресланган туристик маршрутлары һәм экскурсияләр программалары буенча презентация тәкъдим итте.
Утырышта Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Сәетова Лиана Марсел кызы, Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министры урынбасары Сулима Лариса Олег кызы, Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министры урынбасары Мухаметов Илдар Ринат улы, Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министры урынбасары, күзәтү Департаменты һәм белем сферасын тикшерү җитәкчесе Габдрахманова Гөлнара Зәкәри кызы, Татарстан Республикасының берләшмә туристлар агентлыгының башкарма директоры Абрамович Наталья Вадим кызы, Татарстан Республикасының туристлар төркеме, республиканың гомумбелем оешмалары вәкилләре катнаштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International