"Яшь программист" республикакүләм конкурсы

2015 елның 30 апреле, пәнҗешәмбе
2015 елның 30 апрелендә Татарстан Республикасы һөнәри белем бирү оешмалары укучылары һәм, шулай ук, гомуми белем бирү оешмалары укучылары өчен «Яшь программист» XIX Республикакүләм бәйгесе тәмамланды.
Бәйге Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы «Мәгарифтә информацион технологияләр үзәге» белән берлектә оештырыла.
Бәйгедә Республиканың 300 гә якын укучылары катнашты. 2015 елның 26-30 апреленә кадәр «Байтик» компьютер лагере бәйгесенең өченче йомгаклау этабында Татарстан Республикасының белем бирү оешмаларыннан 160 артык мәктәп һәм 35 артык муниципаль берәмлекләренең һөнәри белем бирү оешмаларыннан укучылар 5 номинациянең берсе буенча үзләренең проектларын тәкъдим иттеләр.
«Яшь программист» XIX Республикакүләм бәйгесенең финал өлеше Казан ИТ-паркында үткәрелде.
Бәйгедә катнашучылар үзләренең проектларын түбәндәге номинацияләр буенча тәкъдим иттеләр: «Web-сайт (Web-проект)», «Программа продуктлары», «Компьютер дизайны», «Мобиль и SaaS-приложенияләр», «Робот техникасы».
Конкурсантлар арасында төрле яшь категориясенә караган укучылар катнаша. Тәкъдим ителгән проектлар диапазоны төрле: уеннар барлыкка китерү, җитди 3D-модельләштерү уйлап табу. Укучылар үз проектларын тәкъдим иткәннән соң жюри әгъзалары һәрберсенә сораулар бирделәр һәм проектларны тормышка ашыру буенча тәкъдимнәрен җиткерделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International