Татарстанда мәктәпләргә герой исеме бирелә

2015 елның 7 мае, пәнҗешәмбе
Туган илнең иминлеге өчен көрәштә тиңдәшсез батырлыклар күрсәткән якташларыбызның исемнәрен мәктәпләргә бирү – яшь буынга илебезнең каһарман уллары турында сөйләүнең, алар истәлеген мәңгеләштерүнең күркәм ысулы.
Татарстан – “Герой исемен – мәктәпкә” Бөтенроссия акциясендә иң актив катнашучы төбәкләрнең берсе. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан узган ел азагында башланып киткән әлеге проект “Россия өчен” Халык фронты” Гомумроссия иҗтимагый хәрәкәте тарафыннан тормышка ашырыла. Бүгенге көндә Татарстанда 29 мәктәп герой якташларының исеме белән аталырга теләк белдерде. Унбер белем учагында инде тантаналар үтте, калганнарында рәсми кәгазь эшләре төгәлләнеп килә. Ел азагына кадәр дәвам итәчәк акциягә әле тагын башка мәктәпләр дә кушыла ала.
Шунысы әһәмиятле – геройларны мәктәп укучылары үзләре сайлый. Ул СССР яки Россия Герое яисә хәрби өлкәдә дәүләт бүләкләренә ия зат булырга мөмкин. Мәктәп атамаларында аерым кешеләрне генә түгел, ә хәрби отрядларны да мәңгеләштерергә була. Хәтта ниндидер сәбәпләр аркасында дәрәҗәле бүләкләр алмаса да, Ватанны саклауга һәм данлауга үзеннән зур өлеш керткән, башка кешеләрнең гомерен саклап, фидакарьлек үрнәге күрсәткән якташларга да тукталырга мөмкин. Әйтик, Бөгелмә районының Наратлы төп гомумбелем бирү мәктәбе укучылары Бөгелмәнең мактаулы гражданины, авыр атлетика буенча Олимпия чемпионы Николай Колесников исемен уку йортына кушарга уйлагач, аларга каршы килүче табылмады. Бөгелмәне дөньяның спорт картасына керткән чемпионны үстергән мәктәптә физик культурага зур игътибар бирелә. Авыр атлетика буенча бик күп спорт осталары тәрбияләгән авылда ел саен авыр атлетика турнирлары үткәрелә, моннан тыш, яшьләр чаңгы, волейбол, баскетбол, футбол ярышларында даими рәвештә җиңүләр яулый.
“Герой исемен – мәктәпкә” проекты белән Татарстанда бигрәк тә Әгерҗе, Лаеш, Алексеевск, Яшел Үзән, Балтач, Актаныш районнары һәм Казан шәһәре мәктәпләре укучылары кызыксына. Соңгы көннәрдә генә Алексеевск районының Биләр урта мәктәбендә белем учагына Дан орденының тулы кавалеры Михаил Шляпников (1923-2001) исемен бирү тантанасы узды. Әйтергә кирәк, мәктәптә ун еллап “Юнармеец” хәрби-патриотик клубы эшли, ул Михаил Шляпников исемен йөртә. Мөгаллим Андрей Чугуров җитәкчелегендәге әлеге клубка йөрүче укучылар эзтабарлык белән шөгыльләнә, хәбәрсез югалганнар исемлегендә исәпләнгән, яу кырында башын салган солдатларны эзли. Бу атнада алар Татарстан эзтабарлары белән Волгоградтан чираттагы экспедициядән кайтырга тиеш иде. Шуңа күрә мәктәпкә сугыш ветераны Михаил Шляпников исеме бирелүе укучылар өчен күптән көтелгән вакыйга. Сугышка кадәр Михаил Шляпников авылда комбайнчы булып эшләгән, 1942 елда сугышка алынып, III Белоруссия фронтында танкка каршы корал наводчигы, разведчик булып хезмәт иткән, батырлыклары өчен Дан орденнары белән бүләкләнгән. 1946 елда авылга әйләнеп кайткач, озак еллар элемтә бүлеге башлыгы вазифасын башкарган.
Әгерҗе районының Кадрәк урта мәктәбе укучылары, фикерләшкәннән соң, якташлары Ишай Миляев (1910-1985) исемен мәңгеләштерергә карар кылды. Сталинград, Курск дугасы, Днепр, Висла, Одер, Эльба елгалары аша узып, Германиягә кадәр барып җиткән мари егете, сапер Ишай Миляев тимер юлларга, күперләргә миналар куйган, гаскәрләргә миналы кырларны кичәргә юллар ачкан. 1944 елда Днепрның уң ярында барган, бик азлар гына исән калган каты сугышта күрсәткән батырлыклары өчен ул Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителә. Әмма аңа Герой йолдызы тапшырылмый кала, Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә. Сугыштан соң Ишай Миляев колхозда эшли, аның тырышлыгы белән дә авылга ут кертелә, мәктәп, клуб, колхоз корылмалары төзелә. 1963 елда сугыш ветераны гаиләсе белән Пермьгә күченеп китә һәм шунда вафат була.
Ютазы районының Каразирек урта мәктәбе дә хәзер Кызыл Йолдыз ордены һәм I дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены кавалеры Галим Вильданов (1924-2008) исемен йөртәчәк. Сугыш ветераны Галим Вильданов 1953-1984 елларда шушы мәктәптә директор булып эшләгән, районда абруйлы кеше булган. “Мәктәпкә кемнең исемен бирергә дигәндә бертавыштан Галим Вильданов истәлеген мәңгеләштерергә килештек. Аның кызы Әлфия апа да озак еллар шушы мәктәптә математика укытты. Белем учагына Галим Вильданов исемен бирү тантанасына бик күп кеше җыелды, бәйрәмне авыл клубында оештырырга туры килде. Әле дә мәктәптә бәйрәмчә рух хөкем сөрә”, – дип куанып сөйли мәктәп директоры Фирүзә Ситдыйкова.
Галим Вильданов 1942 елда фронтка алына. 1945 елда авылга әйләнеп кайткач, башта сәркатип, аннан мәктәптә мөгаллим булып эшли башлый, химия, география фәннәрен укыта, педагогика институтын тәмамлый. Хатыны Мәсгудә ханым рус теле укыта. Галим Вильданов гражданнар һәм Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашларының исемелеген төзеп, Татарстанның “Хәтер китабы”на кермәгән 25 фамилияне ачыклаган.
Балтач районының Түбән Кенә төп гомумбелем бирү мәктәбе авылдашлары, Советлар Союзы Герое Бакый Рәхимов (1913-1940) исемен сайлады. Совет-фин сугышында катнашкан кызылармияче Бакый Рәхимов Төньяк-Көнбатыш фронтның 7нче армиясе 86нчы мотоукчылар дивизиясенең 109нчы разведка батальонында пулеметчы булып хезмәт иткән. 1940 елның 3 мартында батырларча һәлак булган. Үзе үлгәннән соң аңа СССР Югары Советы Президиумы Указы белән Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Түбән Кенә авылында геройның һәйкәле бар. Бакый Рәхимов тумышы белән Чуашстанның Батыр районыннан, аларның гаиләсе Балтач районына күченгән. Геройның кызы Рәйсә ханым әтисенә хөрмәт күрсәткәннәре өчен авылдашларына, мәктәп укучыларына олы рәхмәтләрен җиткерде.

Фото intertat.ru сайтыннан
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International