Кукмарада укучылар өчен тегү фабрикасына экскурсия үткәрелде

2015 елның 5 мае, сишәмбе

Кукмара районы мәшгульлек үзәге 4 яшьтән 18 яшькә кадәрге балаларга өстәмә белем бирү һәм эшче, инженер һөнәрләрен популярлаштыр үтәү буенча күпкырлы эш алып бара. Шушы көннәрдә Кукмара 3нче урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучылары өчен тегү фабрикасына экскурсия оештырылды.

Укучылар фабриканың тарихы, бүгенгесе һәм киләчәккә планнары белән таныштылар, цехларда һәм әзер продукция сатыла торган кибетендә булдылар, алдынгы эшчеләр, белгечләр белән очрашып, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International