Татарстанда математика буенча БДИ тапшырган 3 укучының эше, телефоннан файдаланган өчен, саналмаган

2015 елның 11 июне, пәнҗешәмбе
Татарстанда математика буенча БДИ тапшырган 3 укучының эше, телефоннан файдаланган өчен, саналмаган. Әлеге очракларның 2се Әлки районында теркәлгән: 1 укучының телефонын аның контроль-исәпләү материалларын фотога төшереп яткан мәлдә күреп алган булсалар, икенчесенең телефоны барлыгы, имтихан тапшырып чыккан соң, ачыкланган. Математика буенча тагын бер имтихан эше Чүпрәле районында кабул ителмәгән: укучының телефоннан файдаланганлыгы, видеоязманы карагач, билгеле булган. Гомумән алганда, быел 25 майдан бирле БДИ вакытында укучылар тарафыннан телефоннан
файдалануның 4 очрагы теркәлгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International