Татарстан укучылары физика һәм чит ил теле буенча БДИ тапшыра

2015 елның 11 июне, пәнҗешәмбе
Бүген Татарстанның 5 мең 384 укучысы физика буенча һәм 1 мең 620 укучысы чит ил теле (язмача өлеш) буенча бердәм дәүләт имтиханы тапшыра. Республикада инглиз теленнән имтиханны 1550 укучы, испан теленнән 1, француз теленнән 22, алман теленнән 47 кеше сайлаган. Әлеге имтиханнар мәҗбүри түгел. Аларның нәтиҗәләре югары уку йортына укырга кергәндә генә кирәк.

Искәртеп узабыз: быел чит ил теле буенча имтихан сайлаган 11 нче сыйныф укучылары аның телдән булган (“сөйләшү”) өлешен тапшыру мөмкинлегенә ия. Шул рәвешле, югары балл алырга өметләнүче чыгарылышларга БДИны язмача гына түгел, телдән дә тапшырырга туры килә. Имтиханның язмача өлеше 80, телдән булганы 20 баллга кадәр бәяләнә. Чит ил теле буенча БДИның телдән булган өлеше июньнең 17се һәм 18ендә үткәреләчәк.

Россия мәгариф өлкәсендә күзәтчелек хезмәте сайтында хәбәр ителгәнчә, канәгатьләндерерлек билге алыр өчен, укучыларга физикадан, ким дигәндә, 36, чит ил телләре буенча 22 балл җыярга кирәк.

Физика буенча БДИ биремнәрен эшләүгә 3 сәгать 55 минут, чит ил телләренә 3 сәгать вакыт бирелә.

15 июнь көнне информатика, биология һәм тарих буенча БДИ узачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International