Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Нурлат командасы Бөтенроссия робот техникасы олимпиадасы категорияләренең берсендә җиңү яулады
2015 елның 16 июне, сишәмбе
Татарстан командасы 8-10 июнь көннәрендә Иннополис шәһәрендә уздырылган Бөтенроссия робот техникасы олимпиадасы категорияләренең берсендә җиңү яулады.
Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында үткәрелгән брифингта ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов хәбәр итте. Ул Татарстанда икенче ел рәттән уздырылган олимпиаданың нәтиҗәләре белән таныштырды.
Министр китергән мәгълүматларга караганда, быел бөтенроссия робот техникасы олимпиадасында Россиянең 45 төбәгеннән 397 команда һәм 790 катнашучы көч сынашкан. Алар – үз субъектларында робот техникасы ярышларында финалга чыгучылар. Татарстан данын исә Казан, Яр Чаллы, Алабуга, Бөгелмә, Нурлат шәһәрләреннән, шулай ук Урыссу, Байлар Сабасы шәһәр тибындагы бистәләреннән барлыгы 23 команда яклаган.
Кече яшь төркемнәре арасында ирекле категориядә лабиринт биремен үтәгәндә, Нурлат укучылары Софья Фадькина һәм Рифат Гарифуллинга (җитәкчеләре – Нурлат гимназиясе укытучысы Алексей Фадькин) тиңнәр булмаган.
“Быел олимпиадада катнашкан командалар саны, узган ел белән чагыштырганда, 24кә күбрәк булды. Хәзерге вакытта, киләсе елга Татарстан районнары һәм Россия төбәкләренннән катнашучы командалар санын тагын да арттыру максатыннан, тәкдимнәр әзерләнә”, – дип сөйләде Роман Шәйхетдинов. Ул ярышларның төп, иҗади, ирекле, роботлар футболы һәм студентлар категорияләрендә уздырылуына игътибар юнәлтте. 5 яшьтән алып 24 яшькәчә (былтыр иң өлкән катнашучыга 22 яшь булган) катнашучылар 19 төр буенча көч сынашкан.
Министр билгеләп узганча, җәй ахырында югары күрсәткечләргә ирешкән командалар, әзерлек үтәр өчен, кабат Иннополис шәһәренә җыелачак. Нәтиҗәдә, Катарда уздырылачак XII бөтендөнья роботлар олимпиадасында катнашачак Россия җыелма командасы составы билгеләнәчәк.
Олимпиада кысаларында фән фестивале дә үткәрелгән: ярышлар арасында яшьләрнең масстер-классларда катнашу, лекцияләрдә фән казанышлары белән танышу, фәнни тамашалар карау мөмкинлеге булган.
Гомуми нәтиҗәләргә килгәндә, иң яхшы күрсәткечләргә Санкт-Петербург егетләре һәм кызлары ирешкән: барлыгы 5 команда I урынны яулаган. II урында – Мәскәү, IIIдә – Свердловск өлкәсе.
Липецк һәм Оренбург өлкәләренең, Татарстан Республикасының 1шәр командасы I урынга лаек булып, әлеге төбәкләр 8-10 нчы урыннарны бүлешкән.
Искәртеп үтик: киләсе елга бөтенроссия робот техникасы олимпиадасы кабат Иннополис университетында уздырылачак. Ул 2018 елга кадәр олимпиаданы үткәрү хокукын яулады.
"Татар-информ" МА материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
7
май, 2026 ел
Тәтеш кадетлары «Сугыш еллары җырлары» конкурсында I дәрәҗә лауреат булдылар
Тәтеш шәһәренең Балалар сәнгать мәктәбендә «Халык уен кораллары оркестрына кушылып сугыш еллары җырлары» дигән икенче район ансамбль башкаручылары конкурс-фестивале узды.
6
май, 2026 ел
VI Бөтенроссия сыйныф җитәкчеләре форумына гаризалар кабул ителә башлады
2026 елның 9 апреленнән алтынчы Бөтенроссия сыйныф җитәкчеләре форумында катнашу өчен гаризалар кабул итү башланды.
7–8 май көннәрендә белем бирү оешмаларында «Үлемсез полк: Геройлар безнең янәшәдә» Бөтенроссия акциясе узачак
«Үлемсез полк: Геройлар безнең янәшәдә» Бөтенроссия акциясе 7–8 май көннәрендә илебезнең барлык төбәкләрендәге һәм Байконур шәһәрендәге балалар бакчаларында, мәктәпләрдә һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә узачак.
Бөтен ил буенча «Россия — минем тарихым» тарихи паркларында батырлык дәресләре узачак
Бөтен ил буенча «Россия – минем тарихым» тарихи паркларында беренче тапкыр Бөтенроссия батырлык дәресләренең бердәм циклы башланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз