Татарстан башкаласының һәр районында Милли белем бирү үзәкләре булдырылачак

2015 елның 17 июне, чәршәмбе
Казанның һәр районында Милли белем бирү үзәкләре булдырылачак.

Бу хакта бүген Казан шәһәре Думасының 43 нче сессиясендә Казан шәһәре мәгариф идарәсе җитәкчесе Илсур Һадиуллин хәбәр итте. Моның өчен башкалада барлык шартлар да бар, дип искәртте ул һәм Милли белем бирү үзәкләрен булдыру өчен Казан районнарында инде мәктәпләр сайлануын да әйтте. "Хәзер кадрлар мәсьәләсе хәл ителә, укытучыларның квалификацияләрен күтәрү өстендә эш алып барыла", - диде ул.

Искәртеп үтәбез: Казан шәһрендә Милли белем бирү үзәге Мәскәү районының 2 нче номерлы гимназиясе базасында эшләп килә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International