Рөстәм Миңнеханов ТРның Яшел Үзән районында яңа балалар бакчасын ачты
2015 елның 17 июне, чәршәмбе
Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов бүген ТР Яшел Үзән муниципаль районына эш сәфәре кысаларында Осиново бистәсендә яңа балалар бакчасы ачу тантанасында катнашты.
"Звездочка" балалар бакчасы "Радужный" микрорайоны белән янәшә урнашкан һәм 260 балага исәпләнгән. Яңа объект бер ел эчендә төзелгән. Проектның гомуми бәясе 142 млн. сумнан артык. Бинада музыка һәм физкультура заллары, методика, татар телен өйрәнү кабинетлары һәм медицина бүлмәсе бар.
Фото tatar-inform.ru сайтыннан
Рөстәм Миңнеханов чыгышында билгеләп үткәнчә, республикада демографик хәл елдан-ел яхшыра, ә бу яңа балалар бакчалары төзүне таләп итә. "Үткән ел 56 балалар бакчасы ачылды, быел исә - 33. Кайбер мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә ремонт ясала. Без, бик күп акчаларны балалар бакчаларына җибәреп, аларның яхшы белем алуларын кайгыртабыз дигән сүз ", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул "Звездочка" тәрбиячеләренә символик юллама тапшырды. Шуннан соң Татарстан лидеры яңа балалар бакчасын карап чыкты һәм ата-аналар белән аралашты.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов тулай торакның беренче катында урнашкан 40 урынлык балалар бакчасын да карап чыкты. Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы барысыннан да канәгать калды һәм төзүчеләр эшен югары бәяләде.
2 апрель көнне, Мәскәү халыкара мәгариф салоны мәйданчыгында Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү институты ректоры Людмила Ногманова педагогик кадрларның фәнни потенциалын арттыру буенча республика тәҗрибәсен тәкъдим итте.