Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Казанның 121нче лицеенда Советлар Союзы Герое Сабир Әхтәмовны искә алдылар
2015 елның 17 июне, чәршәмбе
Кичә Казанның 121нче лицее актлар залында Советлар Союзы Герое Сабир Әхтәмовның (1926-2014) туган көненә багышланган тантаналы чара уздырылды. Анда ТР Дәүләт Советының законлылык һәм хокук тәртибе буенча комитеты рәисе Рафил Нугуманов, ТР буенча эчке эшләр министры урынбасары, эчке хезмәт генерал-майоры Дамир Динниулов, ТР Милли музее карамагындагы “Витязь” хәрби-тарихи клубы җитәкчесе Вячеслав Хабаров, Сабир Әхтәмовның кызы Әлзия Кантимерова, лицей директоры Венера Хәйретдинова, укучылар катнашты.
Лицеистлар Сабир Әхтәмовның язмышы, аның сугышта кылган батырлыклары, аңа ни рәвешле Советлар Союзы Герое исеме бирелүе, Ленин ордены һәм башка орденнар, “Алтын йолдыз” медале тапшырылуы, музейда аның истәлегенә музей оешуы турында сөйләде.
Озак еллар буена ветеран лицей урнашкан Космонавтлар урамында яши. Үзе исән вакытта ул шушы лицейда еш кунак була, батырлык дәресләре уздыра, бәйрәм чараларында катнаша һәм балаларга сугыш турында сөйли.
Кунаклар лицей җитәкчелеген геройның исемен мәңгеләштерүгә керткән зур өлеше өчен, лицеистларга исә легендар шәхескә карата кызыксынулары өчен рәхмәт белдерде.
Дамир Динниулов бу төр чараның илгә Җиңү яулаган батырны искә төшерү, киләчәк буыннар хакына аның батырлыгын тарихта саклау, бу турыда яшьләрнең хәтеренә тагын бер мәртәбә төшерү булуын билгеләп узды.
“Витязь” клубы вәкилләре исә лицейның Сабир Әхтәмов исемендәге музеена танкка каршы Дегтяров системалы бер зарядлы корал макетын һәм бу корал турында мәгълүмат урнаштырылган истәлек рамкасын тапшырды.
Сугышта Сабир Әхтәмов 4 нче гвардияче мотоукчылар бригадасының танкка каршы ата торган корал укчысы була. Әлеге корал макеты аның батырлыгы истәлегенә, үсеп килүче буында ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләү максатыннан, Милли музей ярдәме белән эшләнелгән.
Искә алу чарасының тантаналы өлешеннән соң, лицеистлар кунакларга музей буйлап экскурсия оештырды.
"Татар-информ" МА материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
7
май, 2026 ел
Тәтеш кадетлары «Сугыш еллары җырлары» конкурсында I дәрәҗә лауреат булдылар
Тәтеш шәһәренең Балалар сәнгать мәктәбендә «Халык уен кораллары оркестрына кушылып сугыш еллары җырлары» дигән икенче район ансамбль башкаручылары конкурс-фестивале узды.
6
май, 2026 ел
VI Бөтенроссия сыйныф җитәкчеләре форумына гаризалар кабул ителә башлады
2026 елның 9 апреленнән алтынчы Бөтенроссия сыйныф җитәкчеләре форумында катнашу өчен гаризалар кабул итү башланды.
7–8 май көннәрендә белем бирү оешмаларында «Үлемсез полк: Геройлар безнең янәшәдә» Бөтенроссия акциясе узачак
«Үлемсез полк: Геройлар безнең янәшәдә» Бөтенроссия акциясе 7–8 май көннәрендә илебезнең барлык төбәкләрендәге һәм Байконур шәһәрендәге балалар бакчаларында, мәктәпләрдә һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә узачак.
Бөтен ил буенча «Россия — минем тарихым» тарихи паркларында батырлык дәресләре узачак
Бөтен ил буенча «Россия – минем тарихым» тарихи паркларында беренче тапкыр Бөтенроссия батырлык дәресләренең бердәм циклы башланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз