Татарстан Республикасы мәктәп укучылары командасы “Куркынычсызлык мәктәбе” регионара ярышларында катнашачак

2015 елның 18 июне, пәнҗешәмбе
22-26 июнь көннәрендә Саратов шәһәренең Саратов дәүләт аграр университеты базасында Идел буе федераль округы республика һәм өлкәләре укучылары катнашында “Куркынычсызлык мәктәбе” дип аталган регионара ярышлар узачак.
Ярышларда республика данын Алабуга шәһәренең “Юлдаш” балалар һәм яшүсмерләр туризмы һәм экскурсиясе үзәге каршында формалашкан команда яклаячак.
Ярышларга кадәр укучылар Алабуганың “Урман әкияте” балаларны сәламәтләндерү лагерында ун көнлек өйрәнү җыенында булачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International