27-28 октябрь көннәрендә ТР Мәгариф һәм фән министрылыгы Казанда тарих укытучылары форумы уздыра. Анда тарих фәннәре докторы, Россия табигать фәннәре академиясе академигы, “Просвещение” нәшрияты гуманитар белем бирү үзәге җитәкчесе һәм Россия тарихы буенча яңа дәреслекләр авторларының берсе Александр Данилов катнашыр дип көтелә. Ул тарих белеменең яңа структурасы һәм эчтәлеге, яңа дәреслекләргә күчү этаплары, дәреслекләрнең һәм уку ярдәмлекләренең укучыларга һәм укытучыга мөстәкыйль эш өчен каралган мөмкинлекләре, сыйныфта проектлау эшчәнлеге, тарихтан БДИга әзерлек мәсьәләләре турында сөйләячәк.
Моннан тыш, тарих буенча электрон дәреслек тәкъдим ителер, фәнне мультимедиалы һәм интерактив мөмкинлекләр файдаланып өйрәнү үзенчәлекләре хакында сүз булыр дип планлаштырыла.
Чыгышлар, аерым алганда, 27 октябрьдә 9.30да башкаланың 177нче, 12.30да 165нче мәктәпләрендә, 28 октябрьдә 14.00дә 121нче лицейда була.