“Ана булу изгелеге”/“Святость материнства” Бөтенроссия программасының IV форумы кысаларында 2015 елның 26 ноябрендә "Сацуро" оешмасы Президенты Норио Акахори җитәкчелегендәге Япония делегациясе Казан шәһәренең Идел буе районында урнашкан 19нчы гимназиясендә булды. Кунаклар өчен мәктәп буйлап экскурсия оештырылган иде. Алар гимназиядә белем бирү процессында кулланылучы алымнар һәм технологияләр белән танышты, технология дәресендә булды.