25-26 ноябрь көннәрендә Татарстан Республикасы һәм Төмән өлкәсе арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешү кысаларында Төмән өлкәсендә Татар мәгърифәтчелеге көннәре узды. Бәйрәм чараларында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы делегациясе катнашты.
Аерым алганда, 25 ноябрьдә Тобольск шәһәренең 15нче мәктәбендә “Мәдәниятләр диалогы” дигән темага фәнни-педагогик конференция булды. Анда Төмән төбәк мәгарифен үстерү институты “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” конкурсының йомгаклау өлешен уздырды. Татарстанның һәм Төмән өлкәсенең татар этномәдәни эчтәлекле программа буенча белем бирә торган мәктәпләре директорлары, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, балалар бакчалары тәрбиячеләре, иҗтимагый оешмалар вәкилләре татар теле укытучыларының һөнәри осталыгын үстерү, федераль дәүләт белем бирү стандартларын кертү шартларында аларның квалификациясен күтәрүдә төбәкара хезмәттәшлек һ.б. мәсьәләләр турында фикер алышты.
Конференция, милли мәгариф өлкәсендә алдынгы педагогик һәм идарә тәҗрибәсе уртаклашу, Төмән өлкәсендә яшәүче татар халкының мәдәни-мәгариф үсешенә булышлык итү максатыннан, уздырылды.
Моннан тыш, өлкәдә беренче тапкыр “Этномәдәни компонентлы иң яхшы мәктәп” фестиваль-конкурсы узды.
Конференция конкурс чаралары җиңүчеләрен бүләкләү һәм татар телен өйрәнү, укыту мәсьәләләренә багышланган түгәрәк өстәл белән төгәлләнде.