Татарстанда Инвалидлар декадасы уңаеннан, Казанның “Мир” кинотеатрында 1-5 декабрь көннәрендә “Уңайлы кино” (“Доступное кино”) акциясе уздырылачак. Аның кысаларында физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен (сукырларга тифлокомментарийлар белән, ә ишетмәүчеләргә — субтитрлар) Россия фильмнары тәкъдим ителәчәк.
Акция “Татаркино” оешмасы, “Мир” кинотеатры һәм ТРның сукырлар һәм начар күрүчеләр махсус китапханәсе тарафыннан оештырыла. Тамашачыларга “Звёздные собаки: Белка и Стрелка”, “Елки лохматые”, “Мамы 3”, “Поддубный” һәм “Солнечный удар” фильмнары тәкъдим ителәчәк.
Чараның максаты — физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне кино сәнгатенә тарту.