Бүген "Державин укулары" XI Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе тантаналы рәвештә ябылды. Анда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Бөтенросия дәүләт юстиция университеты ректоры Ольга Александрова һәм КФУ ректоры Илшат Гафуров катнашты. Бу чарада, киләсе конференцияләрне үткәрү урыны Казан Гавриил Державинның ватаны булачак, дип игълан ителде.
ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, юриспруденция өлкәсендәге иң зур фәнни-гамәли конференцияне ябу тантанасында ике көн дәвамында КФУ базасында узган түгәрәк өстәлләрнең модераторлары чыгыш ясады.
"Державин укулары"н ябу тантанасында чыгыш ясап, Фәрит Мөхәммәтшин түгәрәк өстәлләрнең көн тәртибенә кертелгән бер генә теманы да икенче дәрәҗәдә диеп булмый, дип белдерде. Аерым алганда, ул җыелучыларның игътибарын бүгенге хокук системасының төрле кискен аспектларына юнәлтте. Үз чыгышында ул гаилә хокукы мәсьәләләренә дә кагылды.
Парламент башлыгы билгеләп узганча, ТР Дәүләт Советы депутатлары Дәүләт Думасына аерылышулар процедурасын катландыруга юнәлдерелгән закон чыгару инициативасын керткән, әмма бу өлкәдә әле зур эшләр көтә.
Фото kpfu.ru сайтыннан алынды