ТР Министрлар Кабинеты белән Россия мәгариф академиясе арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды

2015 елның 27 ноябре, җомга

Бүген ТР Хөкүмәте йортында ТР Министрлар Кабинеты белән Россия мәгариф академиясе арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.

Документка ТР Премьер-министры Илдар Халиков һәм Россия мәгариф академиясе президенты Людмила Вербицкая кул куйды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте. Килешү мәгариф өлкәсендә кайбер юнәлешләр буенча хезмәттәшлекне күздә тота.

Килүшүне имзалар алдыннан Илдар Халиков һәм Людмила Вербицкая белем бирүне үстерү, педагогик вузларда һәм профильле көллиятләрдә белем бирүнең сыйфатын контрольдә тоту турында фикер алышты.

Очрашуда ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов, КФУ ректоры Илшат Гафуров, ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева һәм башкалар катнашты.

Искәртеп узабыз: һәм Россия мәгариф академиясе президенты, академик Людмила Вербицкая Казанга эш сәфәре белән килде.    

Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.     

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International