Алабугада кәгазь очкычлар ясау буенча районара чемпионат була

2015 елның 28 ноябре, шимбә

6 декабрь көнне сәгать 10да Алабугада кәгазь очкычлар ясау буенча районара чемпионат башлана.

Казанның “Кызыклы фән һәм техника йорты”, балаларның “Алга”, «Ноосфера» могҗизасы технопаркы һәм Алабуга мәгариф идарәсе хуплавы белән халыкара «Alabuga International School»да әлеге балалар бәйрәмен оештыручылар буларак чыгыш ясый. Чемпионат әлеге халыкара мәктәптә узачак һәм анда фәнни лаборатория ачуга багышланачак. Ярышлар балаларның техник иҗатка һәм инженерлар һөнәрләренә кызыксынуын күтәрергә тиеш.

Ярышларда катнашырга теләгәннәр анда үзен сыный ала: моның өчен бары тик 6дан 13 яшькә кадәр булган балалардан һәм бер өлкән кешедән торган гаилә командасы җыярга гына кирәк.

Ярыш үзе өч этаптан торачак. Модельләрне ясау өчен кәгазь ярышларны оештыручылар тарафыннан биреләчәк һәм очкычлар да бәйге уздыру урынында ясалырга тиеш була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International