“WorldSkills Russia” эшче профессияләр чемпионатының “Кузов ремонты”, “Автомобиль транспортына ремонт ясау һәм аны тәэмин итү” компетенцияләре буенча сайлап алу этабы

2016 елның 3 феврале, чәршәмбе

3-сеннән алып 5-нче февральгә кадәр Казанда “TIAF supported by Automechanika” халыкара автомобиль төзелеше форумы уза. Чара программасы кысаларында автоҗитештерүчеләр автомобиль төзелеше өлкәсендәге алдынгы уңышларын тәкъдим итәчәкләр, ә чимал һәм автокомпонентларны китереп бирүчеләр продукциянең үрнәкләрен күрсәтәчәк. Форум Идел буе төбәкләрендәге автокомпонент индустриясе өчен төп чара булып тора.

Шулай ук форум вакытында “WorldSkills Russia” эшче профессияләр чемпионатының “Кузов ремонты”, “Автомобиль транспортына ремонт ясау һәм аны тәэмин итү” компетенцияләре буенча сайлап алу этабы үтәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International