Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов Казан шәһәре балалар бакчаларында булды

2016 елның 4 феврале, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов 2016 елның 2 февралендә Казан шәһәре балалалар бакчаларында, шул исәптән "Иң яхшы билингваль балалар бакчасы" Грантын алучы 396нчы һәм 305нче балалар бакчаларында булды. Тәрбиячеләр бакчада балаларны ике дәүләт теленә дә өйрәтү буенча укыту-методик комплектларны куллану тәҗрибәсе белән уртаклашты. Шулай ук мәктәпкәчә яшьтәге балаларны татар теленә өйрәтү буенча әзерләнгән татар телендәге "Кызыл калфак" музыкаль әкиятен һ.б. күрсәттеләр.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International