Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховның Россия фәне көне уңаеннан котлавы

2016 елның 8 феврале, дүшәмбе

Хөрмәтле галимнәр, фәнни хезмәткәрләр,

укытучылар, аспирантлар һәм студентлар!

Чын күңелдән Сезне һөнәри бәйрәмегез – Россия фәне көне белән котлыйм!

Бүген без  перспективалы фәнни идеяләр эзләүче, заманча технологияләр уйлап табучы,  инновацион  тирәлек булдыручы һәм икътисадыбызның уңышлы яңартылуына ярдәм итүчеләребезне тәбриклибез. Нәкъ менә сезнең хезмәтегез нәтиҗәсендә фәнни фикерләү һәм техник алгарыш камилләшүен дәвам итә.

Соңгы елларда Татарстан еш кына  әһәмиятле халыкара чаралар үткәрү мәйданы булып тора. Әлеге очракта республикабызны сайлаулары юкка түгел.  Бу исә җир шарының төрле почмакларында яшәүче галимнәрнең республикабыздагы фәнни мәктәпләрнең атаклы казанышларын тануы хакында сөйли.

Республикабыз фәнни комплексы киләчәгенә зур ышаныч һәм өмет белән карый алабыз.  Фәнни оешмаларның гомуми саны буенча безнең регион Идел буе федераль округында алдагы урыннарны алып тора, ә фән һәм технологияләр өлкәсе бөтен төрле тикшеренү үзәкләренә хас булган сыйфатларны үзенә туплаган.

Фәнни тикшеренүләр белән шөгыльләнүче һәркемгә яңа ачышлар, гадәти булмаган уңышлы проектлар һәм уйлап табулар, иҗади уңышлар  телим!

Аерым булачак яшь галимнәргә -  студентларга һәм аспирантларга, тормышын фән белән бәйләргә теләүчеләргә  мөрәҗәгать итәсе килә. Алдыгызга куйган максатларыгызга ирешүегезне, остазларыгыз тәҗрибәсен үзләштерүегезне телим.

Сезгә һәм гаиләгезгә сәламәтлек, уңышлар һәм иминлек юлдаш булсын!

 

Премьер-министр урынбасары –

министр                                                                                                                                                                                                      Э.Н. Фәттахов

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International