11 февральдан "Белем дөньясы" телепроекты эфирга яңартылган форматта чыга башлый. Хәзер һәр пәнҗешәмбе 19.30 сәгатьтә ТНВ каналында “Белем дөньясы” мәгълүмати-аналитик тапшыруын карагыз. Тапшыру сезне мәгариф системасындагы үзгәрешләр белән таныштырачак, Татарстанда һәм чит төбәкләрдә милли мәгарифне үстерү, алдынгы тәҗрибәләр белән уртаклашу һәм тагын күп темаларны яктыртачак.
"Белем дөньясы" тапшыруы һәр җомга саен 11.30 сәгатьтә ТНВ каналында кабатланып күрсәтелә.
Телепроект Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы заказы буенча ТНВ һәм Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр республика агентлыгы ярдәме белән әзерләнә.