15 февральдә 10.00дә Казандагы “ТИСБИ” идарә университетында инклюзив белем бирү практиклары халыкара конгрессының пленар утырышы була. Анда катнашучылар инклюзив белем бирү методикалары һәм технологияләре, үзебезнең һәм чит илләр модельләре турында фикер алышыр, мәгарифнең барлык баскычларында төрле авырулы балаларны җайлаштыру, инвалидларны инклюзив белем бирүдә җитәкләү, тьюторлык ярдәме буенча тәҗрибә уртаклашыр дип көтелә.
Конгресс кысаларында, пленар утырыштан тыш, мастер-класслар, уңышлы инклюзив проектлар күргәзмәсен оештыру, аларны презентацияләү күздә тотыла. Чарага гомуми һәм урта инклюзив белем бирү өлкәсендә көч куючылар – педагоглар, дефектологлар, психологлар, инклюзив белем бирүне гамәлгә кертү, социомәдәни тернәкләндерү һәм физик мөмкинлекләре чикле балаларга ярдәм итү мәсьәләләре белән шөгыльләнүче белгечләр чакырулы.
Конгресс “ТИСБИ” идарә университеты тарафыннан, РФның ЮНЕСКО эшләре буенча комиссиясе, РФ Дәүләт Думасының мәгариф комитеты, РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы, Россия мәгариф академиясенең Коррекцион педагогика институты, Федераль мәгарифне үстерү институты, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Республика вузара сәламәтлеге ягыннан чикле затлар белән эшләү үзәге белән берлектә, оештырыла.