Бүген Автомобильчеләр урамында яңа төзелгән 23 фатирның 8е үзләренең яңа хуҗаларын тапты. Фатирлы булучыларга ачкычларны Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельянов һәм ТР мәгариф министры урынбасары Лариса Сулима тапшырды.Яшьләр яңа торакны “Ятимнәргә - торак” программасы кысаларында алды. Алабуга районында бүгенге көндә 18 яшькә тикле булган 86 ятим сабый һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган бала исәпләнә, ә 18дән 23 яшькә кадәр торакны ташламалы алу хокукына ия булучылар – 66. Бүген программада катнашучы 23 кеше өй туйларын бәйрәм итә.