Татарстанда БДИ-2016га 17 меңнән артык катнашучы язылган. Искәртеп узабыз: быелга бердәм дәүләт имтиханында катнашу өчен гаризалар кабул итү 1 февраль көнне тәмамланды.
Профиль дәрәҗәдәге математиканы 11 меңнән артык укучы (2015 елда андыйлар 15 меңнән күбрәк булган), база дәрәҗәсендәге математиканы 10 меңнән артык (2015 елда 8 меңнән артык кеше) укучы тапшырачак.
Физикадан БДИны 5 меңнән артык, биологиядән 3 меңнән артык, химиядән 2 меңнән артык, информатика һәм ИКТдан 2 меңнән артык, тарих буенча 2 меңнән артык, инглиз теле буенча 2 меңнән артык һәм әдәбият буенча 1 меңгә якын кеше тапшырыр дип көтелә. Әмма әйтергә кирәк, узган ел мәктәп тәмамлаучылар саны да күбрәк булган - 18 меңнән артык. Җәмгыять белеме буенча имтиханга 1 меңнән артык (узган ел - 9 меңнән күбрәк), география буенча 100 дән артыграк (2015 елда 300 тирәсе) кеше язылган.
2016 елда БДИны вакыннан алда 1меңнән артык укучы тапшырачак.