Быел Россия укучыларының ГТОның 44 мең 500 алтын мактау билгесен алу мөмкинлеге бар

2016 елның 11 апреле, дүшәмбе

Агымдагы елда ГТО сынауларын үтәүдә өстенлек РФ белем бирү учреждениеләре укучыларына биреләчәк. Бүген журналистлар белән очрашуда Спорт һәм социаль проектлар башкарма дирекциясе генераль директоры урынбасары – ГТО комплексын гамәлгә кертү департаменты җитәкчесе Александр Карпов, Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы фәрманы нигезендә, ГТОның алтын мактау билгесе булган очракта, вузларның студентларга өстәмә баллар бирү мөмкинлеген билгеләп узды.

Александр Карпов әйтүенчә, быел ил күләмендә 617 мең 800 укучы мәктәпне тәмамлый. Аларның 370 меңнән артыгына физик тәрбия белән шөгыльләнүгә рөхсәт бар. Нормативларны үтәү дәрәҗәсенә карап, укучыларга алтын, көмеш һәм бронза билгеләр биреләчәк. “Быел Россиянең чыгарылыш укучыларының ГТОның 44 мең 500 алтын мактау билгесен алу мөмкинлеге бар. Бу иң югары планка, һәм без аңа әзер. Алтын билге ияләренә укырга кергәндә иң күбе 10 баллга кадәр өстәлергә мөмкин, бу мәсьәлә һәр вузның үз карамагында”, - дип белдерде А. Карпов. Аның сүзләренә караганда, исәпләүләр буенча, 77 мең 875 көмеш һәм 100 мең 125 бронза билгеләр булуы көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International