Татарстанның халык язучысы Гариф Ахунов һәм Социалистик Хезмәт Герое Мирбат Хәстиевка Казанбаш мәктәбендә истәлек такталары куелды

2016 елның 11 апреле, дүшәмбе

9 апрельдә Казанбаш мәктәбендә әлеге ике бөек шәхес хөрмәтенә истәлек такталары кую тантанасы булды. Анда Гариф Ахуновның кызы Наилә Ахунова, Мирбат Хәстиевның улы Ренат Хәстиев, күп санлы кунаклар катнашты.

Татарстанның халык язучысы Гариф Ахунов белән Социалистик Хезмәт Герое Мирбат Хәстиев Казанбаш мәктәбендә бергә укыйлар. Аннан соң да гомерләре буе дус булып кала алар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International