Казанның 402-нче номерлы балалар бакчасы V “Сәләтле бәләкәч” фестивалендә гран-прига лаек булды

2016 елның 11 апреле, дүшәмбе

Казанның 402-нче номерлы балалар бакчасы узган ялда “Сәйдәш” мәдәният үзәгенең концертлар залында үткән V “Сәләтле бәләкәч” фестивалендә гран-прига лаек булды. Нәкъ менә әлеге мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең иҗат программасы бу елда иң яхшылардан дип бәяләнде. Жюри биргән бәя буенча беренче урында – 305-нче номерлы балалар бакчасы, икенчедә – 272-нче номерлы бакча төркеме, өченче урында – 330-нчы номерлы бакчасы.

“Сәләтле бәләкәч”тә катнашучыларны сәламләп Совет районы башлыгы Рөстәм Гафаров аларның барысының да җиңүчеләр икәнен билгеләп үтте. “Залда бер генә буш урын да юк. Бу бик куанычлы хәл һәм күп нәрсә турында сөйли. Әлеге фестиваль балаларыбыз өчен бик кирәк, без аны бишенче ел рәттән үткәрәбез, беренче концертларда катнашкан балалар инде хәзер мәктәп укучылары һәм алар иҗат белән шөгыльләнәләр, сәләтләрен тагын да арттыралар. Мин балаларның иҗат мөмкинлекләрен ачарга ярдәм иткән ата-аналарга һәм педагогларга чын күңелдән рәхмәт сүзләрен җиткерәм”, - диде Р.Гафаров.

V “Сәләтле бәләкәч” фестивале татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел булуга багышланган. Һәм шунлыктан сәхнәдә шагыйрьнең шигырьләре яңгыраган, ул язган әкиятләрдән өзекләр күрсәтелгән. Фестиваль программасына беренче тапкыр Күләгәләр театры түкъдим ителгән. Анда Кызыл китапка кертелгән сирәк очрый торган хайваннарны күрсәткәннәр.

Бу елгы гала-концерт фестиваль тарихында иң зурысы булган. Чарада 43 балалар бакчасыннан 540 нәни катнашкан. Концертка мактаулы кунаклар буларак Бөек Ватан сугышы ветераннары, ТР Дәүләт Советы һәм Казан шәһәр Думасы депутатлары чакырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International