Бүген, ягъни 31 майда сәгать көндезге 3тә Казан кремлендәге Татар халкы һәм Татарстан дәүләтчелек тарихы музеенда "ХХ гасыр татар тарихы" темасына багышланган “Акыл фабрикасы” чираттагы белем бирү һәм проектлар төзү мәктәбе лекторие уздырыла.
ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Рафаил Хәкимов Татарстан Республикасына нигез салучылар турында сөйләргә җыена, чыгышының темасы: "Татар республикасына кемнәр нигез салган?"; Казан федераль университетының татарны өйрәнү һәм тюркология кафедрасы ассистенты Илдар Шәфыйков “100 ел элек татарлар арасында барган иҗтимагый бәхәсләр” темасына чыгыш ясамакчы; Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Айрат Фәйзрахманов Татарстанның альтернатив проектлары турында сөйләргә булган. Шулай ук төркемнәрдә «Татарстановедение» дип аталган интератив уен оештыралачак.
Акыл фабрикасы лекторие кысаларында "Татарларның килеп чыгышы" дип аталган видеоролик премьерасы булачак. Хәер, “Тарихы булмаган халык әти-әнисе булмаган балага тиң”, дигән хакыйкатьне искәртүдән башланган әлеге хезмәттән өзек социаль челтәрләрдә бар. Видеоролик Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты, "Татармультфильм" оешмасы һәм Татар балалар нәшриятының уртак проекты булуын билгеләп үтик. "Татарларның килеп чыгышы" - Татарстан тарихын һәм мәдәниятен өйрәнүчеләр өчен яңа продуктлар башлангычы. Әлеге видеоролик Алтайдагы Һун дәүләтеннән алып Идел буендагы Казан ханлыгы чорына кадәр вакытны, татар халкының формалашу тарихын күзалларга ярдәм итә. Ул өч телдә төзелгән: татар, рус, инглиз. Бу караучылар аудиториясен киңәйтергә ярдәм итәчәк.
Бөтендөнья татар яшьләре форумы матбугат хезмәте шул хакта биргән мәгълүмат буенча, белем бирү һәм проектлар мәктәбе булган "Акыл фабрикасы" - Россиянең башка төбәкләреннән, чит илләрдән килгән сәләтле, актив татар яшьләре, оешма җитәкчеләре өчен интенсив мәктәп. Татарстанның алдынгы спикерлары һәм экспертлары - “Акыл фабрикасы” мәктәбе лекторлары. Мәктәп кысаларында уртак проектларны үстерү буенча семинарлар, интерактив мәйданчыкларның төзүчеләре белән воркшоплар уза. Шулай ук иҗтимагый стратегик сессия, төркемле эшләр үткәрелә.Проектның төп үзенчәлеге - чаралар Татарстан Республикасының ике дәүләт телендә үтә. Мәктәпне узучыларга лицензияле сертификат тапшырала. Белем бирү мәктәбе “Акыл фабрикасы” әлеге темаларга уздырылды: “Тарих һәм туризм”, “Бала үсеше һәм тәрбия” һәм Әстерхан шәһәрендә “Этномәдәни проектларның менеджменты”.