“Кем без, болгарлармы, татартармы? Кто мы — булгары или татары?”, “500 русских фамилий булгаро-татарского происхождения”, Урта Идел буе борынгы тарихы; монголлар, татарлар, Алтын Урда һәм Булгария турында (“Древняя история Среднего Поволжья”, “Монголы, татары, Золотая Орда и Булгария”), гомумән, татар халкы тарихы буенча бик күп хезмәтләре белән җәмгыятебезнең күзен ачкан, галим буларак нигезле фикерен җиткергән совет һәм Россия тарихчысы, археолог Альфред Халиковның тууына бүген 87 ел тулды.
Альфред Хәсән улы Халиков (1929-1994) ТАССРның Чистай кантоны Кизләү (Курманаево) авылында (хәзер авыл Нурлат районына керә) туган.
1947 елда урта мәктәпне Казанда тәмамлагач, Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетына керә һәм 1952 елда бик яхшы билгеләргә тәмамлый. Әле студент вакытыннан ук 1951 елдан СССР ФА Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институтында, 1962-1965 елларда институтның директор урынбасары, 1965-1988дә архелогоия бүлеге мөдире, 1990 елдан баш фәнни хезмәткәр буларак 30 елдан артык хезмәт куйган һәм 200дән артык фәнни эш бастырган олуг галим ул. Бер үк вакытта 1968 елдан Казан университеты профессоры. ТР Фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы, тарих фәннәре докторы, ТАССРның атказанган фән эшлеклесе.
Шул рәвешле, лаборанттан фән докторына, профессорга кадәр юл уза. Беренче булып Н.Ф.Калинин белән берлектә, Казан яны культурасы һәм Идел-Чулман буе культурасын тасвирлый. Хезмәтләре Идел буе һәм Урал төбәге археологиясенә, борынгы һәм урта гасырлар тарихына, шул исәптән татар халкының этник чыгышына, Идел буе Болгары, Казан шәһәре тарихына карый. Идел буе халыкларының этник тарихыннан уку ярдәмлекләре авторы. Аның тырышлыгы белән Казан университетында археология музее торгызылуын да билгеләп үтү урынлы.
Вафатыннан соң, Альфред Халиков ТРның фән һәм техника өлкәсендә Дәүләт бүләге лауреаты була. ТР Фәннәр академиясенең Археология институты А.Х.Халиков исемен йөртә. Аның хөрмәтенә “Халиков укулары” фәнни конференцияләр уздырыла.