Россиянең мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева Казанда "Киләчәк фәне" конференциясен ачачак

2016 елның 19 сентябре, дүшәмбе

Иртәгә Россия Федерациясенең мәгариф һәм фән министры Ольга Васильеваның  Казанга беренче рәсми килүе була.20 нче сентябрьдә Россиянең мәгариф министрылыгы башлыгы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән "Киләчәк фәне" II Халыкара конференциясе һәм "Киләчәк фәне - яшьләр фәне" яшьләр фәнни форумы ачылу тантанасында катнашачак.

Казан (Идел буе) дәүләт университетына бу ике тантанага фәнни берләшмәнең меңнән артык вәкиле килер дип көтелә. 

Форум һәм конференциянең дүрт көне дә бай эчтәлекле булачак. Катнашучыларны 320 фәнни проект буенча фикер алышу көтә. Форум вакытында пленар утырышлар, доклад укулар, Россиякуләм студентларның фәнни-тикшерү эшләре бәйгесе финалистларының презентацияләре һәм конкурс эшләрен яклау, лекцияләр булачак.

"Киләчәк фәне" конференциясендә катнашучылар заманча фән үсеше юнәлеше буенча фикер алышачаклар, үзләренең төрле тармаклардагы тикшерү эшләрен һәм тәҗрибәләрен уртаклашачаклар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International