Иң мөһиме – җиңүне кулдан ычкындырмаска! - Рөстәм Миңнеханов

2016 елның 23 сентябре, җомга

Рөстәм Миңнеханов үзенең социаль челтәрдәге рәсми битләрендә твоя-россия.рф сайтында барган тавыш бирү нәтиҗәләре скриншотын куйган. Анда Казан беренче урында бара.

23нче сентябрь иртәсендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең "Вконтакте" һәм "Instagram" сайтларындагы рәсми битләрендә 200 һәм 2000 сумлык банкноталарның символлары өчен тавыш бирү нәтиҗәләрен бастырган. Озатып бару текстында Рөстәм Нургалиевич Татарстан башкаласы өчен әлегә уңышлы баручы вәзгыятькә комментарийлар да бирде.

"Алда барабыз! Иң мөһиме - җиңүне кулдан ычкындырмаска!",-дип язган Татарстан Президенты, #200казань һәм #твояроссия хэштегларын да куярга онытмыйча. Скриншот ясалган вакытка Казан өчен инде 192474 кеше тавыш биргән, ә икенче урындагы шәһәрдән Казан 12 мең тавышка алга чыккан  иде.

Иртәгә, 24нче сентябрьдә, Казан Кремле территориясендә "Казан өчен тавыш бир!" флешмобы узачак.Флешмоб кысаларында "СМС дети" наркотикларга каршы проектта катнашучылар һәм "Казан балалары" балалар берләшмәсе әгъзалары ялкынлы биюләр ярдәмендә халыкны Казан өчен тавыш бирергә өндиячәкләр. 

Исегезгә төшерәбез, 21нче сентябрь көнне Татарстанда акцияне укучылар һәм колледж, техникум, югары уку йорты студентлдары да куәтләделәр. Акциядә шулай ук балалар бакчалары, балалар йортлары, коррекцион мәктәп, һөнәри һәм өстәмә белем бирү оешмалары укытучылары һәм ата-аналар берләшмәсе дә катнашты.

Росиякүләм тавыш бирүдә катнашу белән бер рәттән, укучылар һәм студенлар флэшмоблар оештырдылар, видео-роликлар төшерделәр, символларның тарихы турында сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International