Бүген Энгель Фәттахов Татарстанның иң яхшы укытучылары белән очрашты

2016 елның 8 октябре, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов республиканың "Мәгариф" милли проектын гамәлгә ашыручы иң яхшы укытучылар белән очрашты. 22 белгеч мөгаллимнәрнең эшчәнлеген түбәндәге җиде билге буенча бәяләде:

1. Укытучының укыту предметы буенча һөнәри берлектә уңай бәя алган үзлегеннән эшләгән методик эшләнмәсе булу.

2. Укучыларның укуда зур дәрәҗәгә ирешүе һәм  соңгы өч елда аның уңай динамикага ия булуы.

3. Укыту предметы буенча дәрестән тыш эшләрдә укучыларның югары нәтиҗәләре.

4. Укытучының укучылар өчен уңай социаль тәҗрибә туплау, гражданлык позициясе булдыру өчен шартлар тудыруы.

5. Укытучының төрле төркем (сәләтле, ятим, имин булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче, чит илдән күчеп килгән, мөмкинлекләре чикләнгән) балалар белән эшләү өчен шартлар тудыруы.

6.Төрле технологияләр, шул исәптән дистанцион уку технологиясен, куллану нигезендә белем бирүне югары дәрәҗәгә күтәрү.

7. Укытучының туктаусыз һөнәри үсеше.

Нәтиҗәдә укытучылар рейтингы төзелде. 1-26нчы урынны алучы укытучылар Россия Федерациясенең, 27-65нче урындагы укытучылар Татарстан Республикасының иң яхшы мөгаллимнәре дип табылды.

 

Шулай ук, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы мәйданда Ford Transit 25 яңа мәктәп автобусларын тапшыру чарасы да үткәрелде. Исегезгә төшерәбез, бу елны Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы  бүлеп бирелгән акча хисабына инде 78 мәктәп автобусы сатып алган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International