Россиянең 15 иң яхшы укытучылары санына кергән Татарстан Республикасының Ел укытучысы Иван Филатов "Россиянең ел укытучысы"-2016 Бөтенроссия бәйгесе лауреатларының Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин белән очрашуында катнашты. Казанның 90нчы гимназиясе укытучысы үзенең Президент белән очрашудан калган тәэсирләре белән уртаклашты. Иң беренче ул Россия башлыгының һәркем белән аерым исәнләшүен һәм саубуллашуын искәртте.
Укытучылар Владимир Путин белән ил буенча сәләтле балалар үзәге булдыру турында сөйләшкәндә (сүз Сочидагы "Сириус"ка кагылып китте) Филатов Президентка: "Татарстанда инде андый үзәкләр бар",-дип әйтеп куйды.
"Әйе, мин беләм",-дип җавап кайтарды Путин.
Шулай ук Филатов Путинның, киләчәктә нинди фәннәрнең аеруча кирәк булуы турындагы фикере белән кызыксынды. Президент фикеренчә, киләчәк биология, физика һәм химия "кулында".