"Тәрбия һәм балаларга өстәмә белем бирү өлкәсенең иң яхшы хезмәткәре" грантына йомгак ясалды

2016 елның 7 октябре, җомга

"Тәрбия һәм балаларга өстәмә белем бирү өлкәсенең иң яхшы хезмәткәре" грантына йомгак ясалды. Бәйге Татарстан Республикасында "Киләчәк"-"Будущее» мәгарифне үстерү стратегиясе кысаларында 2016нчы елның 4нче мартыннан 25нче сентябренә кадәр үткәрелде.

"Балаларга өстәмә белем бирүнең иң яхшы методисты", "Тәрбия эшләре буенча иң яхшы методист", "Балалар иҗтимагый оешмалары белән эшләүче иң яхшы методист", "Иң яхшы оештыручы педагог" һәм "Балаларга өстәмә белем бирүнең иң яхшы педагогы" номинацияләре буенча грант өчен көрәшкә республиканың 42 районыннан 490 хезмәт җибәрелде. Бәйге нәтиҗәләре буенча 50 000 сум күләмендәге премия 250 призлы урын алучыларга биреләчәк:

  • "Балаларга өстәмә белем бирүнең иң яхшы методисты" - 6 грант
  • "Тәрбия эшләре буенча иң яхшы методист" - 14 грант
  • "Балалар иҗтимагый оешмалары белән эшләүче иң яхшы методист" - 20 грант
  • "Иң яхшы оештыручы педагог" - 59 грант
  • "Балаларга өстәмә белем бирүнең иң яхшы педагогы"  - 151 грант

Җиңүчеләр исемлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International