Иртәгә "МастерОК" балалар йортында тәрбияләнүчеләрнең гамәли иҗатының өлкә буенча финал күргәзмәсе җиңүчеләрен бүләклиячәкләр

2016 елның 13 октябре, пәнҗешәмбе

Иртәгә, 13нче октябрьдә,"Казан Ривьерасы" комплексында "МастерОК" балалар йортында тәрбияләнүчеләрнең гамәли иҗатының өлкә буенча финал күргәзмәсе җиңүчеләрен тәбрикләү тантанасы була.  Балаларны Идел буе федераль округының балалар йортларына ярдәм итү һәм "Балачакны кайтару" ятим балаларны социаль яраклаштыру проекты кысаларында узучы  "МастерОК" бәйгесенең  мактаулы кунаклары: Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиленең урынбасары Андрей Чечеватов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлеева, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова һ.б. бүләклиячәк. 

Бәйгедә Идел буе федераль округының балалар йортында тәрбияләнүчеләре катнаша. Финал күргәзмәдә региональ этап җиңүчеләре үз эшләрен тәкъдим итәчәкләр.

Күргәзмә 13-15 октябрьдә узачак. Анда илебезнең 14 өлкәсеннән килгән катнашучыларның иҗатын күрергә мөмкин булачак: балаларның үз куллары белән ясаган уенчыклар, бисердан ясалган бизәнү әйберләре, чигелгән сурәтләр, керамик эшләнмәләр һ.б.

Белешмә өчен. Балалар йортында тәрбияләнүчеләргә һөнәри юнәлеш ачуга шартлар тудыру, аларның һөнәри һәм иҗади осталыкларын ачу максатыннан уздырырлучы бәйгенең оештыручылары - Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиленең аппараты, Идел буе федераль округының гражданлык җәмгыяте институтын үстерү фонды һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International