"Россия укучылары хәрәкәте"нең Татарстан бүлегенең II слеты

2016 елның 12 октябре, чәршәмбе

6нчы октябрьдән 9нчы октябрьгә кадәр "Россия укучылары хәрәкәте"нең Татарстан бүлегенең II слеты узды. Анда 50 пилот мәктәптән укучылар һәм оештыручы педагоглар катнашты.

Слетта төп басым мәгълүмати юнәлешкә ясалды. Балалар белән ТР Телевидение, кино, визуаль сәнгатьне үстерү үзәге генераль директоры, Евразия телевидение һәм радио академиясе академигы, Россиянең журналистлар берлеге әгъзасы Павел Косов, ТР Телевидение, кино визуаль сәнгатьне үстерү үзәге редакторы, публицист, Россиянең журналистлар берлеге әгъзасы Константин Шальнев, Казан дәүләт мәдәният институтының кино һәм телевидение факультеты деканы урынбасары, драматург Антон Шутов, "Россия 24" каналының "Включайся" тапшыруының чыгаручы редакторлары Егор Зайцев һәм Максим Максимилюк эшләде.

Моннан тыш катнашучылар  "Гражданлык активлыгы" юнәлешенә дә кагылдылар. Бу тема буенча "Казан шәһәренең спорт һәм социаль программалары дирекциясе" Волонтерлык үзәкләре ассоциациясе һәм "Медик волонтерлар" иҗтимагый берлеге вәкилләре чыгыш ясады.

Пилот мәктәпләр белән очрашуга Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрының урынбасары Лариса Сулима һәм "Россия укучылары хәрәкәте"нең Татарстан бүлеге рәисе Екатерина Согрина килгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International