Ришвәтчелеккә каршы юнәлешле республикакуләм бәйгеләргә йомгак ясалды

2016 елның 13 октябре, пәнҗешәмбе

13нче октябрьдә "Гадел яшәргә кирәк" балалар рәсем бәйгесенә һәм "Канун сагында, ришвәтчелеккә каршы" һөнәри белем бирү студентлары иҗади бәйгеләренә йомгак ясалды. җиңүчеләрнең исемнәре соңрак игълан ителәчәк.

Бәйгегә республикабызның мәктәп, гимназия укучыларыннан, көллият һәм техникум студентларыннан 450дән артык эш кабул итеп алынды.

Белешмә өчен. 2012нче елдан, гомум белем бирү оешмалары укучыларында, һөнәри белем бирү йорты студентларында ришвәтчелеккә каршы аң тәрбияләү максатыннан, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Татарстан Республикасы Президентының Ришвәтчелеккә каршы сәясәт сораулары буенча идарәсе белән берлектә октябрь-декабрь айларында ришвәтчелеккә каршы юнәлештәге иҗади бәйгеләр оештыра:

-Татарстан Республикасының 5-11нче сыйныф укучылары арасында "Илемнең киләчәге минем кулда!" иншалар бәйгесе;

-милли мәктәпләрдә укучылар өчен туган телдә "Ришвәтчелеккә "Юк" дип әйтик" иншалар бәйгесе;

-"Гадел яшәргә кирәк!" балалар рәсемнәре бәйгесе;

-"Канун сагында, ришвәтчелеккә каршы" һөнәри белем бирү йорты студентлары бәйгесе.

Бу бәйгеләрдә ел саен 900дән артык кеше катнаша.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International